Телне белсәң, язасың килсә, хет космоста яшә




Оксана Ильюп – Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә һәм автор-башкаручы. Аның гитара кылларын чиртә-чиртә җырлавын интернетта социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. 

-Оксана, хәзерге вакытта иҗат эшләрең ничек бара? 
-Иҗат эшләре төрлечә инде ул. Илһам булмаса, аны чакырып алып булмый. Теләсә кайчан килә. Соңгы арада еш кунак булмады ул. Тик һәрбер килүен мин зур рәхмәтләр белән кабул итәм. Бу сәләт — Ходайдан зур бүләк! Татар телендә язуым икеләтә бәхет. Аеруча бүгенге тел бетү белән бәйле проблемаларны күзалласак. Аллага шөкер әйтәм мин авылда туып, авылда үскәнем өчен, татар мәктәбендә ТАТАРЧА укыганым өчен!
-Чиләбедә яшәп, татарча иҗат итәргә авыр түгелме?
-Юк, әлбәттә! Нигә авыр булырга тиеш? Телне белсәң, язасың килсә, сәләтең, дәртең, илһамың булса, Чиләбедә түгел, хет космоста яшә. Мин элегрәк ике телдә яза торган идем. Тик татар теленең кадерлерәк булуын тиз аңладым. Хис-тойгыларны, уйларны татар телендә тасвирлау рәхәтрәк. Һәр яңа шигырь яисә җыр туган саен күңел бушап кала. Әйтерсең дә кем беләндер серләшәсең, сөйләшәсең кебек. Ә урысча әсәрләр ниндидер саран чыгамы шунда. Коры. Тозсыз.
-Шигырьләреңне кемнәр күбрәк укый дип уйлыйсың? 
 — Татарлар дип уйлым. Уйлап карасаң, татарча белмәгәннәр дә тәрҗемәсен сорап язганнар булгалый. Татар телен, шигъриятен яратканнардыр. Дөресен әйткәндә, бу минем өчен авыррак сорау. Беркайчан да статистика чутлап утырган булмады. Мин аларны (шигырьләрне әйтәм), рәсми төркемемә яисә сәхифәмдә диварга «элә» барам. Күпчелектә интернет кулланучылары укый бугай. Журнал-гәҗитләргә җибәрмим. Бер-ике булды. «Ялкын», «Сөембикә»дә бастырдылар, Аллага шөкер!
-Чыккан альбомнарың турында нәрсә әйтә аласың? Клиплар төшерәсеңме? 
-Альбом минем 2014тә чыккан иде  Бетте инде дисклар. Дистә булса иң күбе. Клипны 2016ның ноябрендә төшергән идек. «Бәхетле бул» җырына. Ул җыр бик озак яздырылды, эшләнде, клибын да озак төшердек никтер. Үзенчәлекле, бай тарихлы җыр булып килеп чыкты. Үзенә минем күп игътибарым җәлеп итүче. Минем клиплар төшерергә илһам никтер көзен уяна. Әллә тирә-юньдәге алтынлык шулай тәэсир итә… Пушкин да илһам көздән тапкан бит  «Сагынасың микән» дигән җырга клип төшерәсем килә. Ул җырны тыңлаганда күз алдына инде кадрлар да килә. Вакыт кирәк, бердән, акча һәм команда. Беренче ике пунктына ирешә алган юк әле. Алла бирсә булыр. Илһам сүнмәсен!
Хәзер язам, Аллага шөкер. Шигырьләр дә, җырлар да язылып тора. Кайчанга кадәр бу дәвам итәчәген белеп булмый, шуңа күрә, язылганда язып калырга кирәк.
Иҗатташларым белән яңа җырлар яздырасым килә. Берничә башланган проект бар, җиренә җиткергәч кенә, мактанырлык булгач кына алар турында сөйләргә була, Алла бирсә.
—Бик зур рәхмәт, Оксана! Әле көз җитте генә, шуңа күрә сиңа илһамланасы да илһамланасы кала! Синнән яңа җырлар, клиплар көтеп калабыз!

Без татарча язып тормасак...



Язучы яхшы әсәрләр иҗат итсен өчен аңа нинди шартлар тудырырга кирәк? Әнә Гоголь «Мертвые души» поэмасын патша биргән акчага Италиягә барып язган, Мольер спектакльләрен Людовик XIV булышлыгы белән чыгарган, Пушкин – Николай I, Горький — Сталин канаты астында булганнар. Диоген исә мичкә эчендә яшәгән, диләр, ә Муса Җәлил үзенең үлмәс шигырьләрен фашист төрмәсендә язган. Ә бүген хәлләр ничек тора?
Татарстан башкаласы FIJET Golden Apple («Алтын алма») бүләгенә ия булгач, Казан мэры Илсур Метшин яңа проект турында сөйләде, дип язган иде «Шәһри Казан». Аның идеясен язучы Илдар Әбүзәров тәкъдим иткән. Ул Казанга чит илләрдән, Россия шәһәрләреннән язучы, блогер, журналистларны чакырырга һәм аларга бер-ике айга яшәргә фатир бирергә, әсәрләр, мәкаләләр язарга грантлар булдырырга тәкъдим иткән. Әсәрләрнең төп геройлары исә Казанда яшәүче кешеләр булырга тиеш. «Мондый практика дөньяның күп кенә илләрендә бар инде, нишләптер әлегә Россиядә ул кулланылмый. Бу башлангыч уңышлы булыр дип уйлыйбыз», – дигән өмет белдергән Илсур Метшин.
Бик яхшы идея, хуплыйм! Хакимият вәкилләре язучылар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булганда, аларга ярдәм күрсәтергә торганда, ничек каршы килергә мөмкин инде? Бер генә теләк бар, үзебезнең язучылар турында да онытмасыннар иде. Алайса футболдагы кебек килеп чыкмагае. Ринат Билялетдинов,«Рубин»га россияле яшь футболчыларны җыеп, Европа лигасына чыккан иде, тик нигәдер ул команданы куып таратып, миллионнарча долларлар түгеп чит ил тренерын чакырып, чит ил футболчыларын җыйдылар да, тәки юньле уен күрсәтә алмыйча, сезонны 9нчы урында тәмамладылар. Читтән чакырылган «профессионаллар» үзебезнең кешеләрдән һәрчак остарак, өстенрәк булмый шул…
Кире язучыларга кайтсак, минем үземә күбрәк таныш өлкә, ягъни драматургия турында сүз әйтәсем килә.
Берсендә миннән режиссер Фаил Ибраһимов:
– Яңа әйбер язасыңмы? – дип сораган иде.
– Юк, – минәйтәм, – язмыйм.
– Нигә? – ди.
– Менә бит, – дим, – берәү дә минем яныма килеп: «Равил, ник кирәк ул сиңа ЖКХлар, ДТПлар, ЧПлар? Ник вакытыңны шуның ише юк-барга сарыф итәсең? Син бит сәләтле малай! Менә сиңа миллион доллар, берни белән дә башыңны катырма, пьесалар гына язып утыр!» – дип әйтми. Киресенчә: «Кайчан ЖКХ турындагы чираттагы мәкаләңне тапшырасың?» – дип сорыйлар, – дидем Фаил абыйга.
– Миллион доллар бирсәләр, син аннары пьеса язмыйсың инде, – диде ул, елмаеп.
Ә нигә язмаска? Язар идем! Мөгаен…
Яшүсмер чактан бер притча башта әйләнеп йөри минем. Хәзер хәтерләмим дә инде, кемдер сөйләдеме соң аны, үзем каяндыр укыдыммы?.. Кыскасы, бер эшкуар, (Генри Форд кебек, мәсәлән) үзенең заводларында эшләүчеләрнең тырышлыгын, мәшгульлеген тикшерер өчен, социологлар яллаган. Болар бер ай буе моның хезмәткәрләрен тикшереп йөргәннәр. Аннары тагын бер ай хисап язганнар. Ниһаять, эш нәтиҗәләрен күтәреп, заказчик янына килгәннәр.
– Менә монда, – дип әйтәләр ди бер бит кәгазь сузып, – кыскача отчет, иң төп саннар. Ә менә монда, – дигәннәр болар, биш-алты калын папкага күрсәтеп, – тулы хисап. Тик тегесендә дә, монысында да бер кеше исәпкә кертелмәгән, без аны ничек бәяләргә белмәдек. Чөнки аның кабинетына ничә генә керсәк тә, кайчан гына керсәк тә, ул һаман шул бер үк позада кәнәфидә утыра иде. Аяклары – өстәлдә, авызында – сигара. Өстәлдә тагын бер шешә коньяк һәм бокал. Ул бер сорауга да җавап бирмәде, хәтта исәнләшмәде дә безнең белән.
– Ә-ә-ә!!! 411нче кабинеттагы кешене әйтәсезме?! – дип көлгән эшкуар. – Утыра бирсен шулай!
– Ник? Ул хезмәт хакы да аламы?
– Әлбәттә!
– Ә ник кирәк сезгә ул ялкау?
– Менә ул шулай бер ел утырды да, аннары минем янга кереп, бер идеясен сөйләде. Мин аны тормышка ашырып, 100 миллион доллар эшләдем. Утырсын тагын берәр ел, бәлки башына тагын берәр юньле уй керер, – дигән, имеш, хуҗа.
Бәлки бер ел шулай уйланып утырсам, минем дә башыма даһи пьеса идеясе килер иде?
Кайсыдыр режиссерның интервьюсында укыган идем (Марсель Сәлимҗанов дип истә калган, бәлки ялгышамдыр), болай дигән ул: «Без театрда көн саен берәр драматург даһи пьеса алып килер дигән өмет белән яшибез», – ди. Ә миндә шундый сорау туа: ул драматург каян килеп чыгарга тиеш икән соң? Кем аның талантын күреп алырга, аны үстерергә булышырга тиеш?
Чөнки театрдагы кайсы гына һөнәрне алсак та – режиссер, актер, рәссам һ.б. – аларның барысын да бу эшкә укыталар, өйрәтәләр. Һәрберсенең штат расписаниесенә кертелгән хезмәт урыны, вазифасы, хезмәт хакы һ.б. бар. Ә драматургныкы юк. Ягъни драматургтан кала, барысы да үз эшләре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, бары тик пьеса язу гына һәвәскәрлек дәрәҗәсендә кала дигән сүз.
Гомумән, театрда драматургларга карата ниндидер сәер бер мөнәсәбәт яшәп килә – имеш, ул театр кешесе түгел. Хәтта Туфан Миңнуллин булып Туфан Миңнуллин да үзенең соңгы язмаларының берсендә «Театр көне – ул безнең, драматургларның да бәйрәме» дип язарга мәҗбүр булган.
Без еш кына, драматургия ул –театр елгасының чишмә башы, дип кабатларга яратабыз. Тик әгәр ул чишмәне карап тормасаң, чистартмасаң, һәр язда төзекләндермәсәң, суы бетмәс микән соң? Әгәр татар театрының нигезен салучылар, ягъни драматурглар профессионаллар түгел икән, бу нигезгә корылган диварлар озак торырмы?
Ник бу сорауларны яудырасың дисәгез, әйтәм. «Джентельмены удачи» фильмының сценарий авторларының берсе Виктория Токарева бер интервьюсында болай дип сөйләде. Фильм төшерә башлаганчы, алар сценарийның тагын бер авторы Георгий Данелия һәм режиссер Александр Серый белән өчәүләп бер ел буена көн саен иртәдән кичкә кадәр һәм хәтта төннәрен дә сценарийны язганнар. Өчәүләп! Бер ел буена! Көн саен!
Башкалар өчен әйтә алмыйм, тик, мәсәлән, мин үзем драматургиягә ул кадәр вакыт багышлый алмыйм. Мин, ким дигәндә, атнаның биш көнендә иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр эштә, минем газетага материаллар әзерлисем бар. Күп вакытларда эштә төнге 10га, 11гә кадәр калырга туры килә. Еш кына шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә эшкә барасың. Нинди драматургия кайгысы калсын ди анда?
«Служение муз не терпит суеты», – дигән Пушкин. Чыңгыз Айтматов та, иҗат өчен иң яхшы дәвер совет чоры булды, чөнки ул вакытта язучылык белән һөнәри рәвештә шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар иде, ә дипломатик эшкә күчкәч, шактый авырайды, язарга бөтенләй вакыт калмый башлады, дип зарланган.
Әгәр драма әсәрләренең авторлары өчен бу эш төп һөнәр түгел, ә бары тик ниндидер бер хобби, һәвәскәрлек, энтузиазм чагылышы гына икән, аларга артык югары таләпләр кую, бүгенге татар драматургиясенең дәрәҗәсе түбән дип бәя бирү дөресме соң? Хәер, Чехов, Горький, Булгаковлар берьюлы язып яткан заманда да Немирович-Данченко, драматургиядә кризис, куярга әйбер юк, дип сукранган.
Аннары драматург бит ул – үз пьесасын сәхнәдә спектакль итеп күреп, хата-ялгышларын аңлап, яңалык уйлап чыгарырга тырышып үсә торган иҗат кешесе. Әгәр режиссерлар, «слабый» әйбер язгансың, дип, аның бер пьесасын, икенчесен, өченчесен, бишенчесен куймыйлар икән, әлбәттә инде, аның күңеле төшә, ул пьеса язудан туктарга да мөмкин. Менә бүген кем хәтерли икән Туфан Миңнуллинның «Безнең авыл кешеләре» пьесасын? Ә ул язылган, куелган. Һәм аның мондый әсәрләрен, ягъни бүген инде онытылган, тик үз вакытында куелган пьесаларын тагын да санап узарга булыр иде, алар берәү генә түгел. Кем белә, бәлки ул чакта алар куелмаган булса, ахыр чиктә «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Моңлы бер җыр», «Әниләр һәм бәбиләр» дә һ.б. бик күп шәп-шәп пьесалар язылмый калган булыр иде…
Сүз уңаеннан, Туфан Миңнуллин көндәлекләрендә «Әлдермештән Әлмәндәр» һәм «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесаларын Мәскәүдә укыган вакытта, имтиханнар биргән арада икесен бер ай эчендә язуы турында әйтә. Билгеле булганча, аның берсенә Станиславский исемендәге премия бирелгән, икенчесенә – Тукай бүләге. Димәк, Токаревалар кебек өчәүләп бер ел буе сценарий язу мәҗбүри түгел?
Ркаил Зәйдулла белән күптән түгел булган бер сөйләшү искә килеп төште. Ул Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы» китабы буенча Чаллы театрына пьеса язып биргән иде. Яңа ел алдыннан котлаганда, «заказчыларыңның кесәсе саекмасын» кебегрәк бер төрттерү сүзе әйткән идем, ул болай дип җавап бирде: «Профессиональ язучы өчен заказ буенча язуның бер ояты да юк. Элек тә шагыйрьләр ханнар заказы буенча язган. Хәзер генә ул заказчылары вагайды. Заказ белән дә шәп әсәр язып була, барысы да авторның талантына, намусына бәйле. Аннары синең язу осталыгыңны таныган хәлдә генә нидер язуны сорап мөрәҗәгать итәләр. «Мин күңелем кушканны язам», – дип тә чүп нәрсә тырмап утырырга мөмкин. Талантлы кеше заказ үтәгәндә дә күңеле кушканны яза. Күңелең нинди бит!»
Бәй, ояты булмагач, алайса кунак ашы кара-каршы булсын! Урысча яза торганнарны Казанга чакыргач, татар язучыларын Мәскәүгә чакырмаслар микән? Мәскәү белән барып чыкмаса, бер-ике айга Лондонга, йә булмаса Парижга, Мадридка, инде һич тә булмаса, Токиога яки Пекинга барып берәр нәрсә язып кайтсаң, бер дә комачау итмәс иде…
Сүземне җөпләп шуны гына өстисем килә, язучыны гөл сыман су сибеп үстерә алмыйсың шул, әзер методика-рецептлары да юк аның. Матбугаттан укып беләбез, язуга сәләте булган балалар өчен махсус бәйгеләр уздырылып тора, язучыларга юк-юк та грантлар да биргәлиләр бугай, берничә ел рәттән «Яңа татар пьесасы» конкурсы үткәрелде, хәзер ул яшь авторлар өчен лаборатория формасына күчә.
Тик нигәдер һаман саен Туфан абыйның хәтергә бик нык сеңеп калган сүзләре искә төшә. «Равил, исеңдә калдыр, – дигән иде ул, – без татарча язып тормасак, алар урысча уйный башлаячак!» Сизәсезме: «без» һәм «алар». (Сүз уңаеннан, кайбер театрлар балалар өчен урысча спектакльләр куя башладылар инде, хәерлегә булсын…) Драматургны театрда үз кеше итәсе иде, алайса Илдар Юзеевнең «Ак калфагым төшердем кулдан» драмасы шәп әсәр икәнен аңлар өчен бәгъзеләргә нигәдер чирек гасырдан артык вакыт кирәк булды…

Шәһри Казан гәзитеннән

Татар телен Инстаграм аша өйрәнеп буламы?



Екатеринбург шәһәрендә яшәүче татар егете Инстаграмындагы аккаунтында кешеләрне татар теленә өйрәтә.
Екатеринбург шәһәрендә яшәүче татар егете Салават Сөрмәтов “Инстаграм” социаль челтәрендәге аккаунтында танышларын татар теленә өйрәтә.
Без аның белән элемтәгә чыгып, танышларын татар теленә ни сәбәпле өйрәтә башлаганын белештек.
«Мин видеоларны үзем өчен төшерә башладым. Миңа бу кызык иде. Аннан аларны Инстаграмга куйдым. Видеоларда минем танышларым төште. Татар теле минем сөйләмнән аларга кызыклы тоела. Бу күбрәк шәхескә бәйле», — диде Салават.
Салават — татар җанлы егет. Әле берничә ай элек кенә ул үзе уйлап тапкан “Милли хәзинә” уенының беренче 100 данәсен сатуга чыгарды. Хәзер исә “Милли хәзинә” татар яшьләренең яраткан өстәл уены. Салават яшьләр өчен уздырыла торган чараларда да актив катнаша.

Башкортстанда татар теле дәресләрен укучы балалар саны арткан


Милли республика мәктәпләрендә җирле телләрне укытуны ата-аналар теләгенә күчерү нәтиҗәсендә Башкортстанда татар теле дәресләрен укучы балалар саны арткан. Башкортстан Республикасының «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе урынбасары Зәлия Ахунова “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.
Искәртеп үтик, РФ Президенты Владимир Путинның июль аенда Марий Илендәге чыгышыннан соң, Башкортстанда башкорт теле бары тик ата-аналарның теләге буенча гына укытыла башлады. Зәлия Ахунова әйтүенчә, элек барлык мәктәпләрдә дә башкорт теле мәҗбүри булган. Бу карар үз көченә кергәннән соң, элек мәктәптә татар телен укытуга ирешә алмаган ата-аналар да татар телен сайлаган.
Зәлия Ахунова улының һәм кызының төрле мәктәпләрдә укуын әйтте. Аларның икесендә дә элек татар теле укытылмаган.
«Безгә туган телне сайлау мөмкинлеге бирелде. Уйлап та тормыйча, туган тел дәресләрен татар теле дип гариза яздык», – диде ул. Зәлия Ахунова әйтүенчә, улы укыган мәктәптә атнасына бер дәрес татар теле укытыла башлаган. Кызы укыган гимназиядә исә, татар теле укытучысын таба алмау сәбәпле, татар теле дәресләрен кертә алмаганнар. Зәлия Ахунова бу сәбәпне укытырга теләмәүдән уйлап табылган сылтау дип түгел, реаль проблема дип атады. «Без укыган вакытта (Зәлия Ахунова 1997 елда Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган — ТИ) 30 кеше татар теле белгечлеге алса, хәзер 3-5 кеше генә ала. Татар телле педагоглар, кирәк түгел дип, кыскартылды. Татар теле укытучылары җитмидер», – дип аңлатты ул.
Зәлия Ахунова татар телен укучы балалар саны артуга карата ниндидер бәя бирергә кыенсынуын әйтте. «Мин 20 ел иҗтимагый оешмада эшлим. Бик кыен вакытлар бар иде. Үзебезнең милләт атамасын әйтә алмаган чаклар да булды. Мәктәпләрнең ябылулары минем күз алдымда узды. 20 ел эчендә бөтен тарих үзгәрде. Бу тел шулкадәр глобаль проблема. Аны беркем дә күрми. Безнең телебезгә ярдәм итә алмавыбыз шулкадәр канга сенгән, без аңа хәтта каршы да килә алмыйбыз. Шул сәбәпле, бу күренеш яхшымы-юкмы икәненә бәя бирә алмыйм», – диде ул.
Шул ук вакытта Зәлия Ахунова үз баласын укыту мөмкинлеге булуга сөенүен белдерде. «Беренче класска барган улыма туган теле керә. Мин шатланам. Балам туган тел дәресенә йөри. Әби-бабайлар бик шатланырга да, артык кайгырырга да ярамый, диләр. Әмма алга таба ни булыр, дип көтәм. Минем күңелемә җылы керде», – диде ул. Аннары үзенең сүзләренә комментарий бирде. «Менә күрәсезме, мин бит интервью биргәндә дә «татар теле» сүзен кулланмыйча сөйләшергә өйрәнгән. «Ана теле», «Үзебезнең тел». Мин бик иң кыен вакытларда да эшләдем, – дип, үз сүзләреннән көлде иҗтимагый оешма вәкиле. – Минем улыма татар теле дәресләре керә! Без бит татар телен укытабыз дип сәгать ярым «бөке»ләрдә утырып, шәһәрнең икенче читенә йөрүне дә кичергән», – дип сөйләде ул.
ph
Зәлия Ахунова, туган телне өйрәнүдә кыенлыклар булса да, иң мөһиме гаилә икәнен телгә алды. «Беркем дә гаиләңә кереп, фәрман биреп йөрми. Гаиләдә сөйләшсәң, бала ана телендә сөйләшә. Теләгең булса, максатка барыбер ирешеп була. Өйдә укытып та була. Минем кызым татарча бик әйбәт белә. Әмма элек электән шулай канга сенгән – балалар бар, әлхәмделиллаһ, исән-сау, булды. Татар телен укыту икенче планга күчә», – дип аңлатты ул.
Иҗтимагый оешма вәкиле өч баласының икесе татарча бик матур сөйләшә, әмма улы телне бик яхшы белмәвен билгеләп үтте. Зәлия Ахунова әйтүенчә, элек татар теле укытылмаган башка мәктәпләрдә дә татар теле керә башлаган. «Ата-аналарда күтәрелеш бар, ул сизелә», – дип аңлатты Зәлия Ахунова.
Иҗтимагый оешма вәкиле башкорт теленә мөнәсәбәтен дә билгеләп үтте. «Мин беркайчан да башкорт теленә каршы булмадым. Минем кызым класста башкорт телен иң яхшы белүче иде, бөтен класс аннан күчерә иде. Аңа башкорт теле дәресләрен әзерләргә бер генә тапкыр да ярдәм иткәнен булмады – үзе эшләде. Башкортларны да бик хөрмәт итәм – алар балаларына чын башкорт исемнәрен кушалар, рәхәтләнеп башкортча сөйләшәләр. Яратам, горурланам. Татарлар андый түгел — Камилла да Милана кушалар», – диде ул.

Рәмис Латыйпов,

Ана теле



«Якламадык… Сакламадык сине
Йөрәкләрдә…
Зинһар, гафу ит…»
Дип тырнарбыз микән кабереңне?
Бу уйлар ук — үзе агу бит… 
Агу булып битарафлык сеңә.
Буа башлый уйлар һавасын.
Татар татарлыгын таный алмый…
Мондый чирдән кайда дәвасы?
Моң чишмәсе өзлеп калыр микән?
Йөзен каплап елар юкәләр?
Сусаганда күңлем таныш сүзгә,
Назлы дәшеп кем соң иркәләр?
Үлемсез дип сине уйлый идем…
Өметемә кемнәр кул суза?
Ана теле, безне ташлап китмә!
Юнәлеш бир, зинһар, юлсызга!
Анам да син, балам да син, телем, —
Газиз кешең җую — халәкәт!
Табиб әйтте: сиңа яшәр өчен
Бертуктаусыз кирәк хәрәкәт.
Донор эзлим… Ана телем өчен…
Аңа кирәк ихлас ярату…
Хәлен белеп кайтуыгыз кирәк,
Кирәклеген кирәк аңлату.